Хәрби операциядә катнашучыларга эш урыннарында квоталар кертелә
Татарстан Хөкүмәте эш бирүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен 1% квота билгеләүне тәкъдим итә. Тәкъдим 200дән артык хезмәткәре булган оешмаларга кагылачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Дәүләт Советына махсус хәрби операция ветераннарын эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа закон проектын кертте. Документка нигезләнеп, штатында 200дән артык кеше эшләгән оешмалар гомуми хезмәткәрләр санының 1% күләмендә квота бүлеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны эшкә урнаштырырга тиеш булачак.
Бу башлангыч сугышта катнашкан ветераннар өчен хезмәт базарында өстәмә гарантияләр булдыру, аларның җәмгыятьтә социаль адаптациясен җиңеләйтү максатыннан эшләнгән. Хәзерге вакытта документ парламентарийлар тарафыннан алдан карау стадиясендә тора, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев