Штрафны, канун гамәлгә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләргә кирәк
Юхиди хәбәр итә

Штрафны, канун гамәлгә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләргә кирәк

Агымдагы елның беренче биш аенда район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре РФ административ канун бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (штрафларны вакытында түләмәү) буенча 123 беркетмә төзеде.

Җәмәгать хөкемдары тарафыннан аларның 121е тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 27 канун бозучы кулга алынган (15 тәүлек); 15 кеше мәҗбүри эшкә юлланган (50 сәгать); 79 кеше беренчел билгеләнгән штрафны икеләтә түләгән. Калган беркетмәләр дә тикшерү өчен тапшырылган.


Онытмагыз: штрафны, канун гамәлгә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләргә кирәк. Моны эшләмәгән очракта, РФ административ канун бозулар кодексының 20.25 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча җаваплылык каралган. Аның нигезендә штраф икеләтә арта (1000 сумнан ким түгел); яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләнә.


Нет комментариев