Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Юхиди хәбәр итә

“Халык инспекторы” – ышанычлы ярдәмче

Бүгенге көндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклаганда, заманча технологияләр ярдәмгә килә. Шундый нәтиҗәле алымнарның берсе ул – “Халык инспекторы” дип исемләнгән мобиль кушымта.

Ул кешеләргә, юл кагыйдәсен бозучыны теркәп, бу мәгълүматны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә юллауда булыша.


ЮХИДИнең Әлки бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты Риназ Җиһаншин әйтүенә караганда, әлеге кушымта юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә җәмгыять күзәтчесе булу мөмкинлеге бирә. “Халык инспекторы”ннан килгән белдерүләр, административ хокук бозу турында эш кузгату өчен, рәсми сәбәп була ала. Төп таләп ул – мәгълүматларны дөрес, җитәрлек күләмдә юллау, шулай ук вакыйга булган урын һәм вакытны да күрсәтү.


Бүгенге көндә кушымта юл кагыйдәләре бозуның 18 очрагы буенча хәбәрләр кабул итә. Алар арасында: светофорның кызыл утына һәм стоп-сызыктан чыгу, каршы як хәрәкәттән һәм юл кырыеннан (обочина) бару, куркынычсызлык каешын кулланмау, рульдә барганда, телефоннан сөйләшү, туктау, машинаны куеп калдыру кагыйдәләрен бозу (моңа инвалидлар өчен каралган урыннарда һәм тротуарларда туктау да керә), җәяүлеләргә комачаулык тудыру һәм башкалар.
Хәбәрләре расланган кайбер кешеләргә акчалата бүләкләр бирү дә каралган.


Дәүләт автоинспекциясендә кушымтаны куллану куркынычсыз булырга тиеш, дип ассызыклыйлар. Кагыйдәне бозучыны транспорт чарасында барганда теркәргә ярамый. Ул игътибарны читкә юнәлтүдән, юл һәлакәтенә китерергә мөмкин. Рульдә барганда, телефон кулланган өчен, 1500 сум күләмендә аерым штраф билгеләнгән. Кагыйдәне бозу очрагын бары тик җәяүле һәм машинада барган юлчыга гына язып җибәрергә ярый.

– “Халык инспекторы” кушымтасын күп кешенең куллануы юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга җаваплырак булуына китерер һәм без шулай бергә Татарстанда юл һәлакәтләре кимүенә ирешербез, дип уйлыйм. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Иминлек һәрберебездән тора, – дип, аерым ассызыклады Риназ Рафик улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев