9 апрель 2018 яңалыклары
-
Әлки ватерполчыларының зур җиңүләре
Су полосы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә районыбызның спортчы кызлары икенче урынны яулап кайттылар.
-
Әлки районында иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка бәйге игълан ителде
Районда иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка (личное подворье?) конкурс игълан ителде. 1 апрельдән республикада санитар-экология икеайлыгы башланды. Күзләрне иркәли торган чисталыкка ияләшеп барабыз инде. Авыл халкы хәзер өйләрен, каралты-кура тирәләрен төзекләндереп, матурлап кына калмый, бакчасына, әйләнә-тирәгә төрледән-төрле чәчәкләрне дә күпләп утырта. Җәй буе гөлбакча эчендә утыручы хуҗалыклар елдан-ел...
-
8 апрельдә православие динендәге райондашларыбыз Изге Пасханы бәйрәм иттеләр. ФОТО
7 апрельдән 8енә каршы төндә районның барлык храмнарында Пасха гыйбадәтләре үткәрелде. Чиркәүләргә бик күп халык килгән иде. Район благочинные Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица храмында служба уздырды. Аннан соң ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүчеләрне олуг бәйрәм белән тәбрикләде, Пасха күчтәнәчләре белән сөендерде. Соңгы елларда урнашкан...
-
Әлки районының “Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүче балалар музейларда, фермаларда һәм җитештерү цехларында экскурсиядә булганнар
"Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар Хузангай исемендәге музейда кызыклы экскурсиядә булганнар.
-
Әлки районыннан бу язда 27 егет армия сафларына алыначак
1 апрельдән Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
-
Әлки көрәшчеләре – республика беренчелеге җиңүчеләре
Билбау көрәше буенча Черкесск шәһәрендә узган Россия беренчелегендә районыбызның яшь көрәшчеләре призлы урыннар яуладылар.
-
Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде
Ватанны саклау эшенә һәм яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары ЛАВРЕНТЬЕВ Виктор Павлович Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Әлеге олы бүләкне аңа Россия хәрби комиссариатлары төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
-
Әлки районыннан робот техникасы белән шөгыльләнүче укучылар Казанда “Роботлар шәһәре”ндә булган
Балалар иҗат йортының робот техникасы түгәрәгенә йөрүче укучылар Казанда "Роботлар шәһәре" фәнни интерактив күргәзмәсендә булганнар. Алар АКШ, Япония, Көньяк Корея, Бөекбритания һәм Россиядә эшләнгән 52 иң яңа робот белән танышканнар, киләчәк технологиясен күргәннәр, бик күп кызыклы мәгълүматлар алганнар. "Роботлар шәһәре"нән балалар күп тәэсирләр һәм эмоцияләр белән кайтканнар.