Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районында халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабул итте

3 майда “Бердәм Россия” партиясенең җирле җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте.

Депутатка район психология-педагогика хезмәте җитәкчесе Нурания Заһидуллина Халыкара балаларны яклау көненә карата чаралар үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Айрат Хәйруллин булышлык күрсәтергә ышандырды.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның вакытлыча ябылган терлекчелек комплексын кабат эшләтеп җибәрү  һәм  пай җирләре хакында да сораулар булды. Айрат Хәйруллин пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне агрофирманың җаваплы белгечләренә йөкләде. Ә терлекчелек комплексында эшләрнең кайчан башланасы әлегә төгәл билгеле түгел.

Депутатка гозер белән килгән һәр кешенең мөрәҗәгате җентекләп каралды, тиешле аңлатмалар бирелде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев