Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне
Ул әле яңа бәйрәм - өченче ел гына билгеләп үтелә. Әмма бу датаны бик күп илләр халкы хуплап чыгарга өлгергән. 14 февральдән китап бүләк итү акциясе башлана. Әлеге изге гамәлгә райондашларыбыз да кушылыр әле. Һәркайсыбызның өендә үзебезгә кирәк булмаган китап бар. Без аларны җыеп мәктәп яисә авыл китапханәсенә тапшырсак, китапка...
-
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында катнашучыларның һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының район туры гыйнвар аеның соңгы көннәрендә Балалар иҗат йортының актлар залында узды. Районыбызның иң уңган, сәләтле, абруйлы 21 гүзәл заты 6 номинация буенча көч сынашты. Араларында укытучылар да, мәдәният, социаль тармакта хезмәт куючы һөнәр ияләре дә күп булды. Әйтми узмый ярамас, сылу...
-
Әлфия Дәүләтшина пенсия фондының район идарәсендә үткән җыелышында үз эшчәнлекләрен төрле яклап бәяләде
Пенсия һәм ана капиталы рәвешендә үткән елда район халкына 778 миллион сумнан артык акча түләнгән. Соңгы биш елда пенсионерлар саны 11 кешегә артып, хәзер пенсия һәм социаль ярдәм чараларын 6442 әлкиле алып тора. Пенсия фондының район идарәсендә үткән җыелышта аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина үз эшчәнлекләрен төрле яклап бәяләде. Аның әйтүенчә,...
-
Мансур Ганиевның тормыш юлында булган кызыклы хәлләр
www.picstopin.com «Русча укып, шуны аңламыйсың» Казанда әтиемнең энесе - Нургазиз абый гомер кичерде. Бик дини, татар җанлы, гомумән, үзенчәлекле, җор күңелле, тапкыр кеше иде. 1960 елда булды бу хәл. Нургазиз абыйдан әти исеменә телеграмма килеп төшә. Укып мәгънәсен аңларга мине мәктәптән кайтканымны көткәннәр, үзләре генә аңламаганнар. Белгән-күргәннәрдән дә укытып караганнар....
-
Полиатлон (кышкы өч төр ярыш) буенча узган республика чемпионатында Әлки районы җыелма командасы өченче урынны алды
Полиатлон (кышкы өч төр ярыш) буенча Казанда узган республика чемпионатында районыбыз җыелма командасы өченче урынны алды. Әлеге ярышларда район данын яклап Иске Матак һәм Борискино мәктәпләре укучылары Данил Матюшкин, Семен Юманов, Николай Абасев, Александр Шамышев, Алена Самарина, ДЮСШ тренеры Николай Ирдинкин чыгыш ясадылар. Н.Ирдинкин шулай ук үзенең яшь категориясендә (40-59...
-
Әлки районы музыка мәктәбе укучылары “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә район турында дүрт призлы урын яуладылар
www.kazan-day.ru Район музыка мәктәбе укучылары, беренче мәртәбә "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашып, район турында дүрт призлы урын яуладылар. Район Иҗтимагый советының узган ел октябрь аенда булган утырышында музыка мәктәбе укучыларының "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә үз осталыкларын күрсәтмәве тәнкыйтьләнгән иде. Моны исәпкә алып, быелгы бәйгегә мәктәп җентекләп әзерләнгән. Район сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясап, "Вокал-соло" номинациясендә...
-
Иске Салман төп гомуми белем мәктәбенең “Табигать дуслары” командасы “Тамчы-шоу” конкурсында җиңеп кайтты
biklyan.ucoz.ru Иске Салман төп гомуми белем мәктәбенең "Табигать дуслары" командасы "Татарстан-яңа гасыр" телеканалы үткәрә торган "Тамчы-шоу" конкурсында җиңеп кайтты. Әлфинә Насыйбуллина, Рәйнә һәм Ләйлә Әхмәтшиналар Яшел Үзән районы Акъегет мәктәбеннән килгән команданы 37:32 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Безнең кызлар туган телебезне, аның кагыйдәләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр, көндәшләренә җиңүгә өмет...
-
Сыйныф җитәкчеләренең осталык конкурсында җиңүче итеп Түбән Әлки урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф җитәкчесе Камальдинова Фәнзилә танылды
Сыйныф җитәкчеләре конкурсы Сыйныф җитәкчеләренең осталык конкурсларында быел 300 дән артык педагог катнашты. Алар башта мәктәпләрендә көч сынаштылар, аларда җиңеп чыккан 24 укытучы куст берләшмәләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Ә район конкурсында 9 класс җитәкчесе ярышты. Нәтиҗәдә җиңүче итеп Түбән Әлки урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф җитәкчесе Камальдинова Фәнзилә танылды. Икенче - өченче...
-
“Татарстан чаңгы юлы-2015”. Фоторепортаж
7 февральдә "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында "Кышкы спорт төрләре көне" нә багышланган "Татарстан чаңгы юлы-2015" акциясе булды. Анда төрле яшьтәге йөздән артык райондашыбыз катнашты. Көннең салкынча булуы да куркытмаган. Ике километрга якын дистанцияне җилдәй узып ярышырга дип чаңгы спортын чын-чынлап яратучылар килгән. -73 яшьтә булсам да, кышкы беренче кар...
-
“Җәяүле кичүе” профилактика акциясе башлана
Дәүләт автоинспекциясе 10 февральдән 20 сенә чаклы "Җәяүле кичүе" профилактика акциясе үткәрә. Әлеге акция җәяүлеләр катнашында аварияләрне киметү максатында оештырыла. Ункөнлек дәвамында район ЮХИДИ инспекторлары юл кичүләрендә җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче шоферларны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклаячак. Җәяүлеләр кичүендәге юл билгеләре торышына да зур игътибар бирелә.
-
Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган
Үткән елда "Әлки коммуналь челтәрләре" җәмгыяте алар күрсәткән хезмәтләр өчен акча түләргә теләмәгән 20 кешене судка биргән. Аларның гомуми бурычы 92888 сумнан артып киткән. Эш судка барып җиткәч, бурычлыларның кайберләре тизрәк түләү ягын караган. Шулай итеп, 44841 сум бурыч коммуналь челтәрләргә кире кайтарылган. Суд приставлары калган бурычларны кайтару өчен тырыша....
-
Пенсия кертемнәре 3 миллион сумга арткан
Пенсия кертемнәре 3 миллион сумга арткан Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасы эшли башлаганнан бирле анда 1097 әлкиле катнашкан. Программага кушылу вакыты озайтылудан файдаланып, былтыр 15 кеше гариза биргән. Дәүләт булачак пенсионерлар счетына 3,1 миллион сум акча өстәгән.
-
Район мәгариф бүлеге 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән
Район мәгариф бүлеге мәктәпләр быел җыйган 10 тонна макулатураны эшкәртүчеләргә озатырга әзерләгән. Узган ел тапшырылган макулатура хисабына район мәктәпләренә 15 теннис өстәле сатып алынган иде. Бу эшне мәгариф учреждениеләре быел да дәвам итәләр. Базарлы Матак, Әхмәт, Хлебодаровка мәктәпләре, Нәби Дәүли исемендәге гимназия кәгазьне иң күп тапшыручылар исемлегендә. Ә менә Сихтермә-Хузангай,...
-
Түбән Әлки урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды
peredelka.pro Түбән Әлки урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Бу мәктәп быел республика программасы нигезендә төзекләндереләчәк. Ремонт эшләренә 15 миллион сумнан артык акча тотылыр дип планлаштырыла. Яңартылган мәктәпкә 1 миллион 100 мең сумлык җиһазлар сатып алу да каралган. Ремонт эшләрен безгә яхшы таныш "Төзелеш" оешмасы башкара. Бинаның икенче катында 24 тәрәзә...
-
Районның хезмәт коллективлары “Җиңү” фондына 68 мең сум акча күчерде
www.photoknopa.ru Районның хезмәт коллективлары "Җиңү" фондына 68 мең сум акча күчерде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларны ветераннарыбызның хәтеренә уелып калырлык итеп уздыру буенча әзерлек бүгеннән башланды. Оештырыласы чаралар финанс чыгымнарын да күп сорый. "Җиңү" фондына туплана торган средстволар әнә шул изге...