Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки мөселманнары чаңгыда ярышты

19 февральдә, якшәмбе көнне Әлки районы мөхтәсибәте һәм Бөтендөнья татар когрессы мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары уздырды.

  Мондый кышкы бәйгенең районда беренче тапкыр оештырылуы иде әле.

ФОТОРЕПОРТАЖ


  Иң элек чаңгы ярышында катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев сәламләделәр.
  Якташыбыз, Бөтендөнья конгрессы башкарма комитетының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов туган районында шундый бәйге оештыру нияте белән чыккан. Район мөхтәсибәте, спорт мәктәбе ярышны актив ял рухында оештырырга алынганнар.
  Чаңгы юлларында ир-егетләр, хатын-кызлар, балалар үзләренең физик мөмкинлекләрен күрсәтеп, төрле ераклыкка чаңгыда узыштылар. Иң осталар һәм җитезләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
  Базарлы Матак мөселман яшьләре спорт бәйрәме үтәсе урында кайнар чәйләр кайнатып, өчпөчмак, күмәчләр белән һәркемне сыйладылар.
  Бу ярышлардан күпләр, кышкы саф һавада булып, күңел күтәренкелеге һәм чыныгу алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев