Быелгы урак халыкның әлеге әйтеменең асылын янә исбатлады. Күкрәп үскән икмәкне һава торышы вакытында җыеп алырга ирек бирмәде.
Узган атнадагы матур көннәр бөртеклеләрнең шактый мәйданыннан уңышны җыеп алырга мөмкинлек тудырды. Комбайнчыларга 40 мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләрне суктырып алу бурычы куелган иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уңыш 34,5 мең гектар мәйданнан суктырып алынган. Бу барлык мәйданның 91 процентын тәшкил итә. Районда беренчеләрдән булып уракны «Хәмитов Ф.Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы тәмамлаган. Алар 1022 гектарда игелгән бөртеклеләрне җыеп алып, саклауга куйганнар. Бу мәйданның 500 гектарын көзге бодай били. Хуҗалык уҗым бодаеннан 1320 тонна уңыш җыйган.
«Хузангай» җәмгыяте комбайнчылары районда беренче булып көзге культураларны җыеп алуга ирешкән иде. Хузангайлылар быел районда 10 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр үстергәннәр. Шуның бары мең гектарыннан уңышны алу калган.
Нет комментариев