Әхмәт авылыннан МХОда катнашучы егетләргә ярдәм барып җиткән
Яңалыклар

Әхмәт авылыннан МХОда катнашучы егетләргә ярдәм барып җиткән

Әлки районының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелегендәге волонтер егетләр яңарак кына махсус хәрби операция зонасында булып кайттылар.

Алар яу кырында хезмәт итүче якташларыбызга әлкилеләр хәзерләгән гуманитар йөкне тапшырдылар. Волонтерлар арасында Әхмәт авылыннан Рифат Гыйльфанов та бар. Рифат Рәшит улы үзе дә – сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Ул – Россия кораллы көчләре хәрбие буларак, Чечняда барган каты бәрелешләрдә катнашкан егет.

Рифат Гыйльфанов, гуманитар ярдәм озатып, күп тапкырлар махсус хәрби операция зонасында да булырга өлгерде. Бу юлы ул Әхмәт мәдәният йортында хәзерләнгән яшеренү челтәрләрен, биредә тупланган җылы киемнәр, озак саклана торган азык-төлекләрне ил сагындагы якташларыбызга тапшырып кайтуда катнашкан. 

Сугышчыларга әлеге күчтәнәчне аның тормыш иптәше, мәдәният йорты директоры  Резедә Гыйльфанова үзенең фикердәшләре белән бергә хәзерләгәннәр.

Рифат аша яу кырындагы егетләр волентер хатын-кызларга иң җылы рәхмәтләрен җиткергәннәр. Хәзер Резедә, үзенең теләктәш хатын-кызлары белән яшеренү челтәрләренең яңасын әзерләүгә керешкәннәр.


Нет комментариев