Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җитәкчеләре мәчетләрдә булып мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котладылар

.


  Бүген бөтен мөселман дөньясы исламдагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе Ураза гаетен бәйрәм итә.
  Әлки районындагы 30 мәчеттә дә гает намазлары укылды. Иртә таңнан мәчеткә җыелган халык алдында имамнар вәгазьләре сөйләде, Корьән аятләре укылды.
Мөселманнар 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигале һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына дога кылдылар.
  Бәйрәм иртәсендә район җитәкчеләре мәчетләрдә булып мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар.
  Район башлыгы Александр Никошин Татар Төгелбәе мәчетенә килде.Ул гает намазына җыелучыларны, шул исәптән барлык мөселманнарны олы бәйрәм белән котлады. Һәркемгә сәламәтлек, һәр йортка  муллык ,тоткан уразаларның кабул булуын  теләде." Бүген Татарстанда,районыбызда төрле милләт вәкилләренең үзара  аңлашып татулыкта яшәве зур байлыгыбыз.",диде район башлыгы .
  Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов гает иртәсендә Базарлы Матакның Шәүкәт мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Салман авылы мәчетендә булып халыкны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләр теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев