Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рус Төгәлбәе авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән Илья Павловның Австрия территориясендә җирләнүе ачыкланган

    Бөек Ватан сугышы елларында Австрия территориясендә “билгесез солдат” буларак җирләнгән райондашыбызның исеме ачыкланган.

     

    Ул – гвардия сержанты Павлов Илья Васильевич. 1923 елда районыбызның Кошки  җирлеге, Рус Төгәлбәе авылында туган. Әнисенең Павлова Евдокия  Степановна булуы билгеле. Сержант Павлов 1945 елның 7 апрелендә һәлак булган, Вена шәһәрендә (Зиммеринг)  җирләнгән.

    Реклама

    Якташыбызның шәхесен ачыклау “Иҗтимагый дипломатия Европаны азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның һәркайсының  персональ истәлеген яклый” социаль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Бу мәгълүматны безгә Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев җиткерде.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: