Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бибайлылар киләсе елга да салым акчасына байтак эшләр ниятләп торалар

Авыл җирендә халык сайлауларга иртәдән үк йөрергә күнеккән.

 Референдумда да шулай булды. Әйтик, Бибай Чаллысы авылында яшәүче 94 кешенең барысы да көндезге сәгать 11 гә тавыш биреп өлгергән иде инде.

 

 

–Авылдашларның кәефе күтәренке,–диде безгә 720 нче Бибай Чаллысы участок сайлау комиссиясе рәисе Әмир Галиев. –Әле тавыш бирергә килгәч тә: “Авылда тормыш рәхәт хәзер, шөкер”, дип сөйләшеп тордылар. Менә дигән яңа клубыбыз бар, сайлау участогы да шунда урнашкан. Олы юлдан клубка кадәр асфальт юл керә. Бу җәйдә ике су башнясы да төзекләндерелде, су белән тәэмин итү дә яхшы хәзер. Авылда ферма ачылуга да халык бик сөенде.

Әмир әйткән әлеге эшләр нигездә бюджет средстволарына башкарылган. Ә  үзара салым акчасын быел урам утлары чыгымнарына, авыл юлларын карап-чистартып торуга, зират өчен кирәк-яраклар алуга тотканнар.

Бибайлылар киләсе елга да салым акчасына  һәм аңа өстәләсе дәүләт субсидиясенә байтак эшләр ниятләп торалар. Урам юллары белән беррәттән тыкрыкларны да төзекләндерәсе иде, диләр. Ә алга таба кечкенә парк, балалар уен мәйданчыгы булдырырга да кызыгалар. Әкренләп барысы да эшләнер, моның өчен беренче чиратта салымны һәркемгә үзвакытында түләргә кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев