Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Казан” аэропортына Габдулла Тукай, Муса Җәлил яисә Андрей Туполев исемнәре бирелергә мөмкин

Илебездә халыкара аэропортлар күренекле ватандашларыбыз исемнәрен йөртәчәк.

 Аларны тавыш бирү юлы белән ил халкы үзе сайлый. Узган атнада “Россиянең бөек исемнәре” проектының хәлиткеч – финал өлеше башланды.

“Казан” аэропортына Габдулла Тукай, Муса Җәлил яисә Андрей Туполев исемнәре бирелергә мөмкин. Ә республиканың зурлыгы буенча икенче “Бигеш” аэропорты атамасы Салих Сәйдәшев, Дмитрий Менделеев, Иван Шишкин, Николай Лемаев исемнәре арасыннан сайлап алыначак.

 

Аэропортларга танылган ватандашларның исемнәрен бирү яңалык түгел. Дөньяның төрле почмакларындагы 200 ләп аэропорт үз илләре өчен зур эшләр башкарган танылган шәхесләр исемнәре белән аталган.

Бездә илкүләм бәйгенең беренче этабында һәр аэропортка тавыш бирү өчен 40 ар исем тәкъдим ителгән иде. Алар барысы да илебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр – иҗат кешеләре, хәрбиләр, күренекле сәясәтчеләр, ил башлыклары, фән эшлеклеләре. Тавыш бирү барышында әлеге исемнәр унсигезгә, аннан тугызга калды. Финал этабына исә өч-дүрт исем чыкты.

Республика халкы да бүген “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларына исем сайлап мәш килә. Проектның соңгы этабына чыккан шәхесләрнең барысы да зур эшләре белән дан казанган, халык күңеленә кергән күренекле затлар. Алар һәммәсе аэропорт исемен йөртергә лаеклы. Билгеле, һәркем алар арасыннан үзенең күңеленә хуш килгән исемне сайлап тавыш бирә. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та инстаграмында үзенең фикерен белдерде. Ул халыкны шәхесләребез белән горурланырга һәм Габдулла Тукай, Николай Лемаев өчен тавыш бирергә өндәде.  “Әгәр Тукай – бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстандагы күпмилләтле халыкның горурлыгы булса, Лемаев – республиканың сәнәгать егәрлеген чагылдыра, берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы булып тора. Горурланабыз һәм сайлыйбыз”, – диелгән Президентның инстаграмында.

 

Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Моның өчен Великие Имена. Рф сайтына керергә кирәк. “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләре аша да тавыш бирергә мөмкин.

8-800-707-93-17 номерына шылтыратып, шулай ук самолетта, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып та тавыш бирергә була.

Бары бер генә исемгә тавыш бирергә мөмкин.

 

Ә сез аэропорт исемнәренә тавыш бирдегезме?

Андрей Зиньков, район благочинные:

 

–Финал этабы башлануга мин “Казан” аэропорты исеменә Муса Җәлил өчен тавыш бирдем. Ул бит Бөек Ватан сугышы елларында тиңсез батырлык кылып бөтен дөньяга танылган герой-шагыйрь. Без мәктәп елларыннан аның туган илне ярату, ватанпәрвәрлек белән сугарылган шигырьләрен укып үстек. Хәзер дә аның шигъриятенә мөкиббән мин. Муса Җәлил исеме республикабызның визит карточкасы булган “Казан” аэропортына бирелергә бик лаек дип саныйм.

 

Рафаэль Гатауллин. Алпар авылы имам-хатыйбы:

 

–Хәләлем Роза белән икебез дә Татарстанның төп аэропорты Габдулла Тукай исемен йөртергә тиеш дип исәплибез. Тукай – татар милләтенең йөзек кашы, горурлыгыбыз, мактанычыбыз. Аның шигырьләре үлемсез, еллар үткән саен аларның тирән фәсфәси мәгънәсе ачыла гына бара. “Казан” аэропортына исемен бирү Тукайны халыкара аренага яңгырату булыр иде. Без әле тавыш биреп өлгермәдек, бүген-иртәгә моны эшләргә җыенабыз.

 

Альберт Мәхмүтов, Салман урта мәктәбе директоры:

 

–Мин Андрей Туполев исеме өчен тавыш бирергә карар кылдым. Бу зур галим һәм авиаконструктор илебез тарихында лаеклы урын тота. Казанда да авиация  өлкәсендә бихисап эшләр башкарыла. Башкалада яшәүче туганнарыбызның зур династиясе вертолет төзү заводында эшләде. Улыбыз Камил дә урта мәктәпне тәмамлагач Казандагы А.Туполев исемендәге техник (авиация) институтына укырга керергә хыяллана. Минемчә, “Казан” аэропортын А.Туполев исеме белән атау дөрес булыр иде. Ә хатыным Фәния Муса Җәлил исеме өчен тавыш бирде.

Люция Низамиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев