Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин Өлкәннәр көнендә олы яшьтәгеләр белән очрашты

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көнен Татарстанда зурлап, иркенләп билгеләп үттеләр. Бәйрәм җылысы һәр әбигә, һәр бабайга җитсен, рухыннан өлкән яшьтәгеләрнең барысына да өлеш чыксын диптер, аны бездә декада итеп уздыру матур гадәткә әйләнде.

Ш у л а й д а ункөнлекнең төп ва­кыйгалары 1 октябрьдә булды билгеле. Рай­он башлыгы Алек­сандр Никошин Иске Матак, Чуаш Кичүе авылларына, Юхма­чыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына барып, олы яшьтәге әлкилеләрне бәйрәм белән тәбрик итте. Үзе генә түгел, Та­тарстан җитәкчелеге исеменнән өлкәннәргә котлау сүзләрен, җылы теләкләрне Табигать байлыкларын фай­далану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов җиткерде, район ветераннар со­веты рәисе Ришат Хәлиуллин тәбрикләде.

Иске Матакта өлкән яшьтәге авылдашла­рын яңа клубка ча­кырганнар. Район мәдәният йорты ар­тистлары, мәктәп уку­чылары аларга багыш­лап җылы эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Александр Федорович өлкәннәрне башта чу­вашча сәламләде, анна­ры болай диде:

–Якты, мәгънәле б ә й р ә м б ү г е н . Д ө р е с и н д е , с е з г ә х ө р м ә т л е л ә р е б е з , кайгырту-игътибар­лы мөнәсәбәт һич кенә дә бер көн белән чикләнергә тиеш түгел. Якыннарыгыз, дус- ларыгыз, бигрәк тә үстергән балаларыгыз сезгә кирәк чакта бу­лышып торсыннар. Үзегез дә яшьләр белән күбрәк аралашыгыз, үткәннәрегез турында ешрак сөйләгез. Буын­нар арасындагы элемтә өзелергә тиеш түгел,– диде ул. Аның сүзләрен башкала кунагы Фәрит Хәйретдинов дәвам итте:

 

 

 

–Авылыгызда шун­дый матур клуб булу бигрәк әйбәт, җыелып аралашырга, концерт ка­рарга урын бар. Гомумән, авылыгыз төзек, ямьле,–дип искематаклыларны үсендереп алды ул һәм бәйрәм белән котлады, иминлек теләде.

–Без, өлкәннәр, рай­онда аз түгел, 6537 кеше пенсия яшендә. Сиксәнне узган өлкәннәребез 879, 90 яшьтән олыраклар 125әү. Кызганыч, Бөек Ватан сугышында кат­нашкан ветераннарыбыз бишәү генә калды. Сез ту­ган ягыбызда гомер буе тырышып хезмәт куйган буын, барысы өчен дә рәхмәт сезгә,–диде район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин.

…Шундый ук эчкер­сез теләкләрне кунаклар Чуаш Кичүе мәктәбенә чакырылган өлкән яшьтәге кунакларга да җиткерделәр.

–Киләсе елда авы­лыгыз уртасына яңа амбулатория салып куячакбыз, чөнки хәзергесе авыл читендә, күбегезгә анда барып йөрү авыр бит. Шуның өстенә авылларыбы­зда юллар төзүгә дә керешәчәкбез,–дип сөендерде аларны Алек­сандр Федорович.

–Казанга кайткач, күргән-ишеткәннәремне Президентыбызга җиткерәчәкмен. Респу­бликада авыл тормышын җайлы итү өчен күп санлы программалар эшли, бу сәясәт алга таба дәвам иттереләчәк,–дип өстәде үз сүзен Фәрит Хәйретдинов.

Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар ин­тернат-йортына килеп җиткәндә, биредә бәйрәм инде кызып җиткән иде. Район музыка мәктәбе коллективы концерт куя, Хәйруллин Хәйрия фонды җитәкчесе Ири­на Волостнова тәм-том тулы пакетлар өләшә, “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге вәкилләре дә күчтәнәчләр алып килгәннәр. Шуның өстенә биредә яшәүчеләрне кот­ларга дип Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павло­ва да килеп җитте. Ул өлкәннәргә бүләккә зур СВ-мич алып килгән.

–Тормышыгызда яхшылык, күңелле ва­кыйгалар күбрәк бул­сын иде. Белүемчә, биредә яшәүчеләр ара­сында тиңнәрен табып гаилә коручылар да бар. Бигрәк әйбәт бит! Без аларга яшәү өчен ае­рым бүлмәләр бирәбез. Гомумән, сезнең турыда кайгыртуны бурычы­быз дип саныйбыз, яшәү өчен әйбәт шартлар ту­дырырга тырышабыз,–диде район җитәкчесе, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Кунаклар приютта яшәүчеләргә бүләкләр өләштеләр, аннары бүлмәләрне карап, яшәү шартларын алга таба ни­чек яхшыртып була икән, дип киңәшләштеләр.

…Өлкәннәр ункөнлеге менә шулай башланып китте бездә. Күп кенә авылларда аның беренче көнендә үк инде олы яшьтәгеләр өчен бәйрәм мәҗлесләре оештырдылар, анда килә алмаганнарга бүләкләр өләштеләр. Бу көннәрдә берәү дә читтә калма­сын, хөрмәт-ихтирам һәр әбекәйгә, һәр бабай­га җитсен иде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев