Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин берничә механизаторга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. ФОТО

​​​​​​​Язгы чәчүдә уңышлы эшләгәннәре өчен район башлыгы Александр Никошин берничә механизаторга үзенең Рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләк тапшырды.

 

 

Алар арасында “Хузангай” җәмгыятенең алдынгы механизаторы Вячеслав Владимирович Илюхин бар. Уңган игенче эш башланганнан бирле 1425 гектарда чәчү башкарган.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның Көньяк-Көнчыгыш филиалы механизаторы Александр Николаев бу сезонда башта сөрү җирләрен культивацияләү һәм тырмалауда эшли. Ә хәзер кукуруз чәчә. Бу эшне ул 147 гектарда башкарып өлгергән инде. Бүләкләнүчеләрнең тагын берсе – Рәшит Хисмәтов, тәҗрибәле тракторчы. Ул башта 197 гектар көнбагыш, аннары 151 гектар кукуруз чәчкән. Хәзер кабат көнбагыш чәчүдә эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев