Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районы: Базарлы Матак үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә Хәтер шәмнәре, чәчәкләр куелды

  22 июнь – Хәтер һәм матәм көне алдыннан Базарлы Матк үзәгендәге Азат итүче һәйкәл янында “Хәтер шәме кабыз” дигән митинг үткәрелде.

Митингта сугыш һәм хезмәт ветераннары, оешма-учреждениеләр коллективлары вәкилләре, яшь армиячеләр, патриотик клублар катнашты.

Митинг Россия һәм Татарстан Гимннары белән башланып китте. Аннары район хәрби комиссары чыгыш ясады.

–Туган илебез тарихының иң кайгылы көнедер ул 1941 елның 22 июне. Әле кояш чыгып кына килгәндә, иртә таңда илебезгә немец гаскәрләре басып керде. Совет халкы бердәм булып дошманга каршы көрәшкә күтәрелде. Зур булмаган Әлки районыннан сугышка 8950 кеше китте. Аларның бары 3683 е генә туган ягына исән килеш әйләнеп кайтты. Ил өчен, азатлык өчен искиткеч зур бәя түләде халкыбыз, миллионнар корбан булды бу дәһшәтле сугышта,–диде ул. Аннары мисал итеп хәзер инде карталардан юкка чыккан Рус Суксуы, Александровка авылларыннан фронтка китеп һәлак булганнарның исемнәрен атап чыкты.

–Базарлы Матакның иң матур җирендә мәһабәт һәйкәл төзелер һәм аңа Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык әлкилеләрнең исемнәре язылыр дип өметләнәм. Бу – безнең изге бурычыбыз,–диде ул.

Район мөхтәсибе Ирек Сәлахиев һәм район благочинные Андрей Зиньков һәлак булганнар рухына дога кылгач, митингта катнашучылар Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә ал канәфер чәчәкләре, хәтер символы – шәмнәр кабызып куйдылар. Һәркемнең күңелендә бу минутларда бер генә теләк иде – дәһшәтле сугышлар беркайчан булмасын, илебезнең күген кара болытлар капламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев