Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Кошлар да грипп белән авырый

​​​​​​​Россиядә кошлар гриппы буенча имин булмаган вәзгыять туган. Бу кыргый кошларның  җылы якларга киткәндә кырларга, сулыкларга һәм авыллар читләренә туктап ял итүләре, өй кошлары белән “аралашулары” белән бәйле.

  Кыргый кошлар грипп вирусын таратучылар алар. Димәк, өй кошларына әлеге куркыныч чирне йоктыра алалар. Шунлыктан өй кошларын йорттан чыгармыйча ябып асрарга кирәк. Шулай ук үсеп өлгергәннәрен якын арада сую мәслихәт. Чөнки хуҗалыкта асралучы кошларга вирус күчсә, каз-үрдәкне, тавыкларны яндырачаклар, хуҗага алар өчен компенсация түләнми.

Әлегә районда кошларның грипп белән чирләү очраклары юк. Ләкин мондый хәл күзәтелсә, шунда ук участок ветеринар табибларына яисә район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев