Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең “Үзәк Әлки” филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдиновны лаеклы ялга озаттылар

​​​​​​​Озак еллар дәвамында “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең “Үзәк Әлки” филиалын җитәкләгән Рафаэль Имам улы Гыйльметдиновны лаеклы ялга озаттылар.

 

Рафаэль Имамович бөтен хезмәт эшчәнлеген районыбыз үсешенә багышлаган кеше. Ул 30 ел дәвамында балалар укыту һәм тәрбияләү, авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләү кебек җаваплы эштә булды,

 район профессиональ-техник училищесын республикада иң уңышлы уку йорты итеп танытты. Ә соңгы дистә елда  “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалы белән җитәкчелек итте. Рафаэль Гыйльметдинов эшләгән елларда әлеге АПК барлык күрсәткечләр буенча һәрчак алдынгылар рәтендә булды. Югары җаваплылык хисенә, зур оештыру сәләтенә ия булдыклы җитәкче буларак аны һәрчак югары бәяләделәр, иң катлаулы эшләрне тапшырдылар.  Лаеклы ялга озатканда да инвестор Айрат Хәйруллин аңа олы ихтирамын белдерде, фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде.

Рафаэль Имамович пенсиядә дә тик утырырга җыенмый. Яраткан эше умартачылык белән ныклап торып шөгыльләнергә уйлый. “Хәзер күбрәк вакытымны гаиләмә, оныкларыма багышлармын”,–ди хезмәт ветераны.

“Үзәк Әлки” филиалы җитәкчесе итеп моңа кадәр “Хлебодаровка” отрядын җитәкләгән Сергей Владимирович Бойков билгеләнде.

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев