Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы медицина хезмәткәрләре велосипед ярышларында катнаштылар. ФОТО

2018 ел Татарстанда Ир-атлар сәламәлеге елы дип игълан ителде.

 Статистика әйтүенчә, республикада хатын-кызлар ир-атларга караганда уртача 11 елга озаграк яши. Димәк, көчле җенес вәкилләренә үз сәламәтлеге турында кайгырта төшәргә кирәк. Игълан ителгән ел кысаларында Кама арты районнарында “Ир-атлар сәламәтлеге” атнасы эстафетасы игълан ителде. Безнең район эстафетаны Нурлаттан кабул итте һәм Спас районына тапшырды. 


Атна дәвамында Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе төрле чаралар үткәрде: ир-атлар күбрәк булган коллективларда эш урыннарына барып аларның сәламәтлекләрен тикшерделәр. Медицина хезмәткәрләре  ир-егетләрнең кан басымын үлчәделәр, аны ничек контрольдә тоту турында киңәшләрен бирделәр, дарулар кабул итәргә өйрәттеләр. Бу эш алга таба дәвам иттереләчәк.

Медицина хезмәткәрләре шулай ук  Ир-атлар сәламәтлеге елына багышланган велосипед ярышларында катнашып призлы урыннар алдылар. Хастаханәдә эшләүчеләр “Компьютер дизайны” плакатлары” республика конкурсында да катнаштылар.  Хастаханәнең барлык подразделениеләрендә Сәламәтлек почмаклары булдырылды. Хастаханә базасында сәламәт яшәү рәвеше, ВИЧ-инфекцияне, хроник гепатитларны кисәтү турында акцияләр үткәрелде – анда катнашучыларга буклетлар таратылды, кан анализы алынды һәм УЗИ тикшерүе үткәрелде. Шулай ук гомумпрактика табиблары ир-егетләрне кабул иттеләр, ә поликлиникага килүчеләргә көн дәвамында видеороликлар күрсәтелде.
Кешелек дөньясының көчле вәкилләре, табиб-урологка килеп күренеп китәргә кирәклеген онытмасагыз иде. Сәламәтлегегезгә кагылышлы бернәрсә дә борчымаса да, елына бер тапкыр тикшеренү узуны үзегез өчен кагыйдә дип санагыз. Беркайчан да үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Сәламәт буласыгыз килә икән, дөрес тукланыгыз, зарарлы гадәтләрдән баш тартыгыз. 

Светлана Одушкина,
район үзәк хастаханәсе баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев