Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында арендалы 20 йорт тантаналы төстә файдалануга тапшырылды

Сихтермә-Хузангай авылында әле кайчан гына кыр җәйрәп яткан урында зур матур йортлардан торган яңа урам барлыкка килде.

Биредә республика дәүләт торак фондының “Арендалы торак” программасы буенча 20 йорт төзелде. Алар “Хузангай” җәмгыятендә эшләүче авыл хуҗалыгы белгечләренә бирелде. 12 яңа өйдә яшь гаиләләр яшәячәк.

“Хузангай” җәмгыяте дә үз хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуда катнашты: газлаштыру,  җир участокларының проект-смета документациясен әзерләү, өйләргә су үткәрү кебек эшләрдә зур булышлык күрсәтте.

Яңа йортларга урнашучы гаиләләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та килгән иде. Көн яңгырлы булганлыктан, тантана П.Хузангай музей-клубы каршында узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән аңа ямь өстәделәр.

Тәбрикләү сүзе белән Александр Никошин чыгыш ясады.

–Бу бәйрәмне хузангайлылар түземсезлек белән көтте. Үз торагыңны, үз ояңны булдыру һәр кеше өчен бик мөһим. Шуңа мин бүген сезнең белән бергә шатланам, районыбызда яшәвегез һәм эшләвегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм,–диде район башлыгы.

Александр Никошин районның социаль-икътисадый үсешенә  зур өлеш керткән өчен “Хузангай” җәмгыяте директоры Владимир Мукусевка Мактау кәгазе тапшырды.

Төзүчеләргә дә күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Район кунагы Фәрит Хәнифов сәламләү сүзе белән чыкты. Ул урам тутырып яңа йортларны төзегән “Строитель и К” җәмгыяте коллективының намуслы тырыш хезмәтен мактау сүзләре белән билгеләп үтте. Министр предприятиенең баш инженеры Әнәс Вәлиуллинга һәм прораб Фәнис Гайсинга күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм район инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен  министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, Татарстанда быел 3 миллион квадрат метрга якын торак тапшыру күздә тотыла.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр Сихтермә-Хузангай авылында 18 гаилә Дәүләт торак фонды программаларыннан файдаланган иде инде. 17 йортта “Хузангай” җәмгыяте хезмәткәрләре яши, ә бер өй ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча әти-әнисез егеткә бирелгән.

Тантанада катнашучылар яңа өйләрнең берсендә булып, әле генә анда урнашкан гаилә белән дә таныштылар. Ринат һәм Антонина Ибраһимовлар 72 квадрат метрлы арендалы йортка беренчеләрдән булып кергәннәр. Ринат “Хузангай”да стоматолог булып эшли, хәләл җефете исә декрет ялында. Гаиләдә ике яшьлек уллары Эмиль үсеп килә. Ринат белән Антонина яңа йортлы булуларына куанып туя алмыйлар. Алар торак программасын гамәлгә керткән җитәкчеләргә дә, өйләрне җиренә җиткереп сафка бастырган төзүчеләргә дә бик рәхмәтле булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев