Әлки районы: Сихтермә-Хузангайда Курск сугышында фашист илбасарларын тар-мар итүдә катнашкан райондашыбызны искә алдылар
Сихтерма-Хузангайда Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүдә катнашкан авылдашларын искә алдылар.
23 августта илебез халкы Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге дәһшәтле бәрелештә катнашкан фронтовиклар районыбызда да бар иде. Шуларның берсе – Хузангай авылыннан Иван Федорович Белов Курск сугышында пехотачы буларак катнаша, кат яралана. Бәхеткә, фронттан ул исән-сау кайта, озак еллар Хузангай мәктәбендә физика укыта, директор булып эшли. Танылган укытучылар династиясе булган бу гаиләнең педагоглык стажы 300 елдан артып китә. Әтисенең эшен дәвам иткән Валентина Миронова да Хузангай мәктәбенең мактаулы укытучысы, директоры иде. Узган ел 80 яшен тутырган өлкән педагог бүген дә актив тормыш белән яши, балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.
23 августта бер төркем хузангайлылар фронтовик авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл каршына килделәр. Валентина Миронова Курск сугышында җиңүнең илебез өчен нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде, әтисеннән ишеткән истәлекләр белән уртаклашты, аның фронт хатларыннан өзекләр китерде. Аннан Валентина Ивановна һәм мәктәп укучылары һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. Илебез тарихындагы Курск сугышы кебек данлы һәм фаҗигале сәхифәләрне, бүгенге тыныч тормышыбыз өчен кан койган ватандашларыбызны истә тоту – һәркайсыбызның изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев