Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: террорчылыкка каршы комиссия утырышында куркынычсызлык чаралары билгеләнде

  Экстремизмга каршы көрәш ункөнлеге кысаларында районда төрле кисәтү, саклану чаралары үткәрелә.

 Бу якшәмбедә өч авыл җирлегендә узачак депутат сайлауларының  иминлеген тәэмин итү дә шуларга керә. Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә  үткән терроризмга каршы комиссия утырышында шул турыда җитди сөйләшү булды.

Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин сайлау участокларын кат-кат тикшерүләре хакында җиткерде. “Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү юллары күрсәтелде. Билгеле, аларның үтәлешен кат-кат тикшерәчәкбез әле. Халык арасында аңлату эшләрен участок инспекторлары даими алып бара”, - диде ул.
Сайлаулар үтәчәк Базарлы Матак һәм Үргәгар җирлекләре башлыклары Рәшит Мусин белән Әнвәр Рәхимҗанов участокларда нинди чаралар күрелү турында сөйләделәр. Сайлау участокларында видеокамералар эшли, кизү тору оештырылган, сайлау комисииясе әгъзалары  белән инструктаж үткәрелгән,чорма башлары, эвакуация ишекләре мөһер сугып ябылган... Александр Никошин сайлау көнендә ирекле халык дружиналарының кизү торуын да тәэмин итәргә киңәш бирде.
Комиссия утырышында үзләре җитәкләгән оешмаларда куркынычсызлыкның  ни дәрәңәдә булуы хакында Базарлы Матак элеваторы җитәкчесе Рәис Хәмитов, район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Cафин хәбәр иттеләр. Район башлыгының террорчылыкка каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ландыш Шакирова “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге уңаеннан эшләнгәнәр турында сөләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев