Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлки клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярдта ярыштылар

Югары Әлки авылы клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бильярд ярышы үткәрделәр.

Әлеге мәдәният учагында бер генә истәлекле датаны да игътибарсыз калдырмыйлар. Биредә үзешчән сәнгатьтә дә олысы-кечесе актив катнаша. Ир-егетләр бәйрәмендә бильярд бәйгесе уздыру соңгы елларда традициягә әйләнде. Бу юлы ярышта 20 ир-ат катнашты. Уенчылар арасында Югары Әлки кияве, Кәрим Тинчурин исемендәге театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов тә бар иде. Бәйге бик киеренке барды, нәтиҗәдә “Ремтехсервис” шоферы Фәрит Багауов беренче урынны яулады. Клуб мөдире Фәния Минһаҗева алдынгы урыннарны алучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев