Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 13 июньдә “Трактор-прицеп” профилактика операциясе башланды

  13 июньнән районда “Трактор-прицеп” профилактика операциясе игълан ителде.

 

Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында  аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә, хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чара бөтен республика күләмендә бара. Ул 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

“Трактор-прицеп” операциясен Гостехнадзорның  район бүлеге ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрә. Район Гостехнадзор бүлеге начальнигы Андрей Петухов әйтүенчә, операция барышында тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны файдаланганда кагыйдә бозуларны ачыклау һәм кисәтү максат итеп куела. Рейдлар үткәргәндә әлеге төр машиналарны теркәү һәм файдалану кагыйдәләренең үтәлешенә, аларның төзеклегенә, ел саен техник карау үтүенә зур игътибар биреләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев