Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “акыллы” счетчиклар куялар

Район энергетиклары Базарлы Матак, Юхмачы, Чуаш Кичүе , Иске Әнҗерә авылларының кайбер урамнарында электр энергиясен исәпләүче яңа приборлар урнаштырганнар.

Бу эшләр “Челтәр компаниясе” хисабына башкарыла, кулланучыларга яңа счетчиклар сатып алырга кирәкми. Яңа өйләргә керүчеләргә дә интеллектуаль приборларны бушлай урнаштыралар. Район буенча барысы 330 “акыллы” счетчик куелган инде.

- Бик уңайлы, ай саен счетчик күрсәткечләрен карыйсы юк – “акыллы” җайланма барысын да үзе эшли, – ди район үзәгендә яшәүче пенсионер Антонина Андреева. Аның өе янындагы электр баганасына да көмешсу төстәге яңа шкаф урнаштырылган.

Әлки район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, яңа хисап приборлары авылларда  2025 елга кадәр куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев