Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районын­да алиментлар буенча бурычлы­лар исемлегендә 110 кеше бар. Аларның балаларына бурычла­ры 5,5 миллион сумга җиткән

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алиментлар буенча бурычларны түләтү мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелгән комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

  Анда район прокуратурасы, эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре, суд приставлары һәм башка кайбер оешмалар вәкилләре катнашты.

 

Әйтергә кирәк, хәлләр бик тә аяныч: бүгенге көндә район­да алиментлар буенча бурычлы­лар исемлегендә 110 кеше бар. Аларның балаларына бурычла­ры 5,5 миллион сумга җиткән! Никадәр бала атасы (ә кайбер оч­ракларда анасы) ярдәмен күрми үсә!

Комиссия әгъзалары әйтүенчә, бурычлыларның шактые бездә яшәми, теркәлеп кенә тора, һәм аларны эзләп табып алимент түләтү гаять авыр эш. Ә кайчак мөмкин дә түгел. Эчке эшләр бүлекчәсенә алты дистәләп бурыч­лы кешеләр исемлеге тапшыры­лган. Бурычлыларның 56 сы гына рәсми төстә эшкә урнашып эшли, аларның хезмәт хакларының суд билгеләгән бер өлеше чираттагы алимент түләргә, тагын шул кадәре бурычны каплауга күчерелә.

Беркайда да эшләмәүчеләр белән хәл тагын да “кызыграк”. Рәсми хезмәт хакы алмагач, алар закон буенча ай саен Россия буенча уртача хезмәт хакы кадәр керемгә ия, дип санала. Ә ул 40 мең сум тирәсе. Нәтиҗәдә бер бала өчен шушы сумманың 25 проценты, ягъни 10 мең сум тирәсе алимент языла (ай саен!). Нәтиҗәдә зур-зур бурычлар туплана. Кайберәүләр ул-кызларына 300 мең сумнан ар­тык акча тиеш икән!

Суд приставлары, полиция күмәкләшеп бурычлы алиментчы­ларны эзли, аларга карата чаралар күрәләр. Ә шунда, районда яшәп тә, балаларын, элеккеге гаиләләрен тилмертүчеләрне комиссиянең чираттагы утырышына чакырып оялтмакчылар. Бәлки файдасы бу­лыр?…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев