Әлки районында апрельдә 10 бала туган, 3 гаилә төзелгән
Яңалыклар

Әлки районында апрельдә 10 бала туган, 3 гаилә төзелгән

Апрельдә  район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бәби теркәлгән.

 

Үткән айда 3 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан. Ни кызганыч, 27 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле яңа туган 49 бала, 14 никах теркәлгән, 16 гаилә таркалган, 101 кеше вафат булган.

Чагыштыру өчен: үткән елның апрелендә ЗАГС бүлегендә 4 бәби, 5 никах теркәлгән, 1 пар аерылышкан, 21 кеше үлгән. Ә елның беренче дүрт аенда 32 бала туган, 16 пар өйләнешкән, 11 никах таркалган, 98 кеше гүр иясе булган.

 

 


Нет комментариев