Әлки районында балаларның кул эшләре аукционда сатылды
Яңалыклар

Әлки районында балаларның кул эшләре аукционда сатылды

​​​​​​​Район мәдәният йортында балаларның кул эшләрен сату буенча аукцион үткәрелде.

 

Аукционда оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сатуга балалар иҗат йортындагы һәм авыл мәктәпләрендәге “Оста куллар” түгәрәкләренә йөрүче малайлар-кызлар эшләгән төрле әйберләр куелган иде. Балалар үзләре бәйләгән башмаклар, шәлләр, мунчалалар, картиналар, сәйлән белән чигелгән бизәкләр, кәгазьдән һәм кул астындагы бүтән материаллардан ясалган чәчәкләр – һәммәсе игътибарны җәлеп итәрлек. Аукционда 10 мең сумнан артык суммага кул эшләре сатылды. Әлеге акча “Оста куллар” түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләргә эш материаллары сатып алуга тотылачак.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 


Нет комментариев