Әлки районында бүген Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия өйрәнүләре узды
3 октябрь иртәсе гадәттәгечә, тыныч кына башланып киткән иде. Әмма сәгать 9 тирәсендә район үзәгенең Залаков урамында ыгы-зыгы купты. Күп фатирлы ике катлы йорт янына полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары җыелды. Биредә гадәттән тыш хәл икән бит – 3 нче номерлы йортның беренче катында көнкүреш газы шартлаган! Өч кеше үлгән, җәрәхәтләнүчеләр бар. Медиклар аларга ярдәм күрсәтә башлады, ә янгын сүндерүчеләр инде берничә фатирны чолгап алган утка каршы көрәшкә ташланды… Бәхеткә, болар барысы да өйрәнүләр генә иде. Шулай да коткару эшләре чынбарлыкка бик якын шартларда башкарылды.
“Фаҗига” булган урынга бик тиз арада гражданнар оборонасы хезмәтләре җыелды. “Ашыгыч ярдәм”, элемтә һәм хәбәр тарату хезмәте (электр элемтәсе узелы), коммуналь хезмәтләр (газчылар, электриклар), янгын сүндерү-коткару һәм полиция хезмәткәрләре берничә минут эчендә килеп җитеп, үз вазыйфаларына керештеләр. Эвакуация-кабул итү пункты булдырылды, кешеләр өчен җылыну, туклану пуктлары әзерләнде.
Газ шартлау нәтиҗәсендә йортның бер өлеше ишелгән. Әлегә зыян күрмәгән фатирларның да җимерелү куркынычы бар. Шуңа йорттагы барлык кешеләрне дә эвакуацияләү чаралары күрелде. Шартлау булган йорт һәм якындагы биналар тирәсен полиция хезмәткәрләре камап алды. Бу мародерлык очракларына юл куймау, ягъни кешеләрнең фатирларында калган әйберләренең сакланышын тәэмин итү максатында эшләнде. Фаҗига булган йорт газ һәм электр челтәреннән өзелде, янгын “буйсындырылды”.
Өйрәнүләрнең барышын район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, район прокуроры Руслан Гыйзәтов күзәтеп тордылар.
“Гадәттән тыш хәл” урынында “коткару” эшләре төгәлләнгәч, аның нәтиҗәләре хакында без Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең Әлки районында әйдәп баручы консультанты Юрий Гнеденков белән сөйләштек.
–Бүгенге өйрәнүләр Бөтенроссия планлы күнегүләре кысаларында оештырылды. 4 октябрьдә билгеләп үтелүче Гражданнар оборонасы көне уңаеннан мондый өйрәнүләр һәр елны үткәрелә,–ди Юрий Александрович. –Аның максаты – гражданнар оборонасы хезмәтләренең үз бурычларын үтәүгә әзер булуы. Әйтергә кирәк, быел өйрәнүләр аеруча масштаблы уза. Безнең службалар вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәделәр дияргә була. Алар барысы да “гадәттән тыш хәл” булган урынга вакытында һәм тулы составта килеп җиттеләр, оешкан төстә эш иттеләр, кыскасы, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, 2016 елда, дүрт елга бер үткәрелә торган масштаблы өйрәнүләр вакытында, безнең гражданнар оборонасы хезмәтләре республиканың муниципаль районнары арасында беренче урынны алган булган. Бу аларның табигый һәм техноген казалар очрагында эш итәргә һәрчак тулы әзерлектә булуын тагын бер кат раслый.
–Махсус хезмәтләр генә түгел, һәрбер кеше дә гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга һәм ничек эш итәргә кирәклеге хакында белеп торырга тиеш,–ди Юрий Гнеденков. –Чөнки андый хәлләргә дучар булудан беркем дә гарантияләнмәгән. Мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында бу хакта әңгәмәләр, занятиеләр үткәрү зарур. Олылар да, балалар да гадәттән тыш хәлләрдә (табигать казасы, янгын һ.б.) югалып калмау, паникага бирелмәү, үзеңә һәм тирә-юнендәге кешеләргә ярдәм итү кагыйдәләрен өйрәнсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев