Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Иске Алпар һәм Иске Камка авылларында яңа спорт мәйданчыклары ачылды

​​​​​​​Футбол буенча дөнья чемпионаты финишка якынлашкан көннәрдә Иске Алпар һәм Иске Камка авылларында яңа спорт мәйданчыклары ишекләрен ачты.

  Күрше авылларның икесендә дә спорт корылмалары дәүләт программасы нигезендә төзелде.

Иске Алпарда мәдәният йорты янәшәсендә волейбол һәм баскетбол мәйданчыгы пәйда булды. Барлык тиешле таләпләргә туры китереп эшләнгән 30х18 метр зурлыктагы мәйданчык тирәсе сетка белән тотып алынган, идәненә резина вагы түшәлгән.

Алпарда спортны үз итәләр, бигрәк тә волейбол уйнарга яраталар. Бу авылның яшьләр җыелма командасы инде 11 ел рәттән волейбол буенча район чемпионатында алдынгылыкны үз кулында тота.

Мәйданчык ачылган көнне үк Иске Алпар урта мәктәбе физкультура укытучысы Раил Гатауллин җитәкчелегендәге малайлар һәм кызлар командасы аны сынап карадылар – баскетбол матчы үткәрделәр. Кызыл һәм сары төстәге махсус формаларга киенгән яшьләр спортның бу төрендә дә осталыкларын күрсәттеләр.

– Мондый заманча волейбол һәм баскетбол корылмасын  яшьләр бик кирәксенә иде. Ә балалар өчен уен мәйданчыгын без узган  ел халыктан җыелган үзара салым акчасына төзеп куйдык, ул да буш тормый, – ди Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов.

Иске Камка авылында узган җәйдә яңа мәдәният йорты калкып чыккан иде. Инде менә аның каршында спорт һәм уен мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Биредә балалар өчен төрле уен һәм спорт җайланмалары урнаштырылган. Мускулларын ныгытырга теләгән олылар да махсус тренажерларда шөгыльләнә ала. Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберов әйтүенчә, яңа спорт мәйданчыгына авылның яше-карты сөенгән. “Бүгенге яшьләрнең, димәк, киләчәк буынның сәламәтлеге өчен бик кирәк мондый корылмалар. Мондагы җиһазларны даими файдалансак та, саклап кына тотарбыз”, – ди башлык.

Ике авылда да яңа спорт объектларын ачу тантаналарында район башлыгы Александр Никошин катнашты. Авыл кешеләрен бу шатлыклы вакыйга белән котлап, ул мәйданчыкларны бер дә буш тотмаска, спорт белән даими шөгыльләнергә өндәде.

– Авылларда халыкның яшәү шартларын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эшләнә. Бүген ачылган объектлар – шуның бер мисалы. Аларны рәхәтләнеп файдаланыгыз. Иң мөһиме– халык сәламәт булсын, авыллар яшәсен, балалар күбрәк тусын, – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев