Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында халыкны Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итте

Бу атнада әлкилеләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабул итте. Ул кешеләрнең гозерләрен “Бердәм Россия” партиясе район җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә тыңлады.

Беренчеләрдән булып депутатка район благочинные һәм тренер Андрей Зиньков мөрәҗәгать итте. Ул Ольга Павловага районда спортны үстерү  җәһәтеннән  ярдәм итүе өчен рәхмәт әйтте, каратэ бәйгеләрендә җиңгән балаларның фотоларын күрсәтте һәм кунакны тиздән районда буласы каратэ турнирын тамаша кылырга чакырды.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина депутатның район мәдәният йорты артистлары өчен әкият персонажлары костюмнары алуда ярдәм итүен сорады. Әлеге труппа ике ел инде мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып бәйрәмнәр белән котлый. Ольга Ивановна әкиятләр аша инвалид балаларның күңелләрен күтәрүне бик мөһим хезмәт дип атады. Ул мәдәният хезмәткәрләренә сәхнә костюмнары белән булышырга ышандырды.

Ольга Павлова халык мөрәҗәгатьләре буенча төрле органнарга депутат сораулары (запрос) юллады. Аның ярдәмчесе Александра Бабычева кешеләргә төрле хокукый проблемаларны хәл итү җәһәтеннән киңәшләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев