Әлки районында кинога йөрү популярлаша
Яңалыклар

Әлки районында кинога йөрү популярлаша

Әлки киноучреждениесе бәйрәм көннәрендә халыкны яңа фильмнар белән сөендерә.

Бөтен Россия кинотеатрларында барган “Снежная королева: Зазеркалье», «»Елки последние», «Полицейский с Рублевки», «Три богатыря и наследница престола» кебек киноларны карарга килүчеләр аз түгел.

Бүген исә биредә балаларны көтәләр – Базарлы Матак мәктәбе укучылары 3Д форматта мультфильм караячаклар. Иртәгә, 4 гыйнварда, социаль яклау бүлеге аша хәйрия сеанслары оештырыла. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үсүче малайларны, кызларны бушлай кинога чакыралар.

Кинога килергә теләүчеләр колагына: соңгы сеанс 21.00 сәгатьтә башлана. 


Нет комментариев