Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Көзге каникул” профилактика операциясе бара1

2 ноябрьдән 8енә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да “Көзге каникул” профилактика акциясе үткәрелә.

Әлеге чара балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен кисәтү максатында оештырыла. Быелның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 авария булган, аларда 6 баланың гомере өзелгән, 367се җәрәхәтләр алган.
Ни кызганыч, күптән түгел үзебезнең районда да балигъ булмаган үсмерләр юл-транспорт вакыйгасында зыян күрде. Базарлы Матакта автомобиль йөртүче җәяүлеләр кичүендә ике кыз баланы бәрдерде.  
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә булган аварияләр дә зур борчу уята. Ел башыннан бирле республикада алты кечкенә пассажир һәлак булган.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, юлларда балалар иминлеге белән бәйле вәзгыять җитди тору сәбәпле, балаларны транспортта йөрткәндә кагыйдәләрне бозуны кисәтүгә юнәлтелгән профилактика чаралары оештырыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан  читтә калмый. Бу җәһәттән полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, әти-әниләр комитетлары, “Әти-әниләр патруле” һәм “Әтиләр патруле” инициатив төркемнәре белән берлектә эш итә. Кагыйдә бозучылар турындагы мәгълүматлар алга таба профилактика эше алып бару өчен мәктәпләргә тапшырыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре әти-әниләр һәм балалар белән профилактика юнәлешендәге әңгәмәләр дә алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев