Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында прокурор исемен йөрткән урамга агачлар утыртылды

Базарлы Матакның бер урамы якташыбыз, Иске Үргәгарда туып үскән Идият Хәмидуллин исемен йөртә. 

 Идият Хәлил улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, берничә медаль, орденнар белән бүләкләнгән. Ул 20 ел дәвамында Татарстан Республикасы прокуроры булып эшли.

Якташыбыз истәлеген мәңгеләштереп, аның исемен йөрткән урам башында обелиск куелды.

7 октябрьдә Әлки районы прокуратурасы коллективы  шушы урам башында ике яклап миләш агачлары утыртты. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов әйтүенчә, прокуратура хезмәткәрләре үсентеләр тамыр җибәреп, үсеп китсен өчен аларны даими карап, тәрбияләп торачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X