Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче 300 ләп сугыш ветераны РФ Президентыннан котлау открыткасы алды

Бу көннәрдә почта хезмәткәрләре районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 9 Май – Җиңү бәйрәме белән котлавын тараталар.

“Халкыбыз өчен изге бу бәйрәм көнендә вакыт һәм буыннар арасында гаять көчле бәйләнешне аеруча нык тоябыз. Азат итүче геройларның, сугыш чорының тиңдәшсез авырлыкларын кичергән һәркемнең батырлыгы белән эчкерсез горурланабыз. Сезнең рухыгызны мохтаҗлык авырлыгы да, югалтулар ачысы да сындыра алмаган. Сез түздегез – һәм җиңдегез”,–диелгән Мәскәүдән килгән котлауда. Хат ташучылар әнә шундый 300 дән артык открытканы ияләренә җиткерергә тиеш.

Почта хезмәткәрләре үз ветераннарын да онытмыйлар: узган еллардагы кебек, алар быел да Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңыннан район почта бүлеген җитәкләгән Лев Яковлевич Миндрюковны, сугыш елларында үсмерлеккә дә җитеп бетмичә почта ташучы булып эшләгән Ислам Сәлахетдин улы Шәйхетдиновны Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев