Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 12 егетне армия сафларына озаттылар. ФОТО

Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш дәвам итә.

 Хәрби хезмәт яшендәге әлкилеләрнең беренче төркеме инде армия сафларында, үзләре өчен өр-яңа тормышка ияләшеп килә. Ә 20 июнь иртәсендә хәрби комиссариат йортыннан туганнары һәм дуслары егетләребезнең тагын бер төркемен озатып калдылар.

 

 Тиздән солдат була­сы 12 егетнең барысы да диярлек югары я махсус урта белемгә ия. Ә Алек­сей Васюткин әле Чистайда өстәмә укып хәрби-исәп һөнәрен үзләштергән: ул, мөгаен, алдагы бер ел гоме­рен сугышчан машина руле артында үткәрер.

 

Фоторепортаж материал астында ↓↓↓

 

Станислав Матюш­кин югары белем алырга өлгергән – Казан техник университетында укып приборлар төзү буенча белгечлек алган. Дмитрий Тулаев Казан педагогика көллиятен тәмамлап кына калмыйча, бергә укыган Янага өйләнергә өлгергән. Яшьләрнең 10 айлык бәбиләре дә бар инде! Бил- геле, Дмитрийга аларны калдырып китү ансат түгел, әмма ул сынатмаска тыры­ша, бер ел озак вакыт түгел, түзәрбез, дип хатынын да, үзен дә юата.

Иске Чаллы егете Фирзәр Галләмов – югары белемле юрист, Бибай Чаллысын­нан Рәзил Сафиуллинның да техникум белеме бар. Рәсим Хәйбуллин да тех­никумны кызыл диплом белән бетергән… Кыска­сы, Әлкидән армиягә әйбәт әзерлекле егетләр китә.

– Алар нигездә Оренбург өлкәсендәге район шефлык иткән частька җибәрелер дип көтәбез. Берничә кеше Севастопольдәге диңгез флотында хезмәт итәчәк. Һәм, мөгаен, кемгәдер Көнбатыш хәрби округында хезмәт итү бәхете елмаер,– диде район комиссары Вик­тор Лаврентьев, каршына тезелеп баскан призывни­кларга һәм аларны озату­чыларга мөрәҗәгать итеп. Ул шулай ук үз киңәшләрен җиткерде, алдагы берничә көндә егетләрне нәрсә көткәнен аңлатты.

Армиягә китүчеләргә район башлыгы аппараты җитәкчесе Виталий Яро­славлев та үз теләкләрен җиткерде һәм һәрберсенә истәлеккә кул сәгатьләре бүләк итте.

Озату минутлары үтеп тә киткән икән. Менә ав­тобуска утырырга дигән команда яңгырады. Әти- әниләр, дус-туганнар при­зывникларны кабат кочак­лап, соңгы сүз-киңәшләрен әйтергә ашыктылар.

…Быелгы язгы ча­кырылышта районның өч дистәләп ир-егете армиягә алынырга тиеш. Җиткерелгән бирем инде үтәлеп килә: 30 июньдә та­гын бер төркемне озата­чакбыз, һәм ул соңгысы да булачак. Әйбәт хезмәт итеп, күп нәрсәгә өйрәнеп һәм рухларын ныгытып, чын ир-егет булып, имин генә әйләнеп кайтсын уллары­быз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев