Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында райондашыбыз Регина Нуретдинова өченче урын яулады.
Чемпионат 26-27 октябрьдә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда (Дворец единоборств “Ак барс”) узды. Анда 40 илдән 180 ннән артык көрәшче көч сынашты. Ирекле стильдә бил алышып, безнең Регина Нуретдинова бронза медальгә лаек булды.
Нет комментариев