Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында Ана даны паркында Анага һәйкәл ачылды

29 сентябрьдә Базарлы Матактагы Ана даны паркында Анага һәйкәл ачылды. Әлеге чара күп халык катнашындагы зур тантанага әверелде.

Ана даны паркы республикада Парклар һәм скверлар елы дип исемләнгән 2015 елда төзелгән иде. Аннан соң узган өч ел эчендә биредә бик күп эшләр башкарылды. Балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт җиһазлары урнаштырылды, ял итәр өчен матур эскәмияләр куелды. Парк тирәли хәзер чыршы, нарат, каен агачлары үсеп утыра, таш түшәлгән сукмаклар, яшел газон, түрдәге сәхнә бакчаны тагын да ямьләп тора. Караңгы вакытта парк гөлт итеп яктыртыла да. Бер сүз белән әйткәндә, район үзәгенең бу өлешендәге чагыштырмача яңа төзелгән Имәнлек, Тимирязев, Көнбатыш, Филиппов урамнарында яшәүчеләр өчен Ана даны паркы менә дигән ял урынына әверелде. Биредә көне буе балалар чыр-чуы тынып тормый, нәниләрен арбага салган әниләр дә, олылар да  яратып килә. Һәйкәл ачылу тантанасында сүз алып, Анисия Кель биредә яшәүчеләр исеменнән мондый матур парк өчен рәхмәт сүзләре дә әйтте.

Һәм менә парк композициясе төгәлләнеп җитте дияргә дә була – бакчаның нәкъ уртасында Анага һәйкәл калкып чыкты. Бу скульптур композицияне “Ана һәм бала” дип тә атап булыр иде. Анда бер кулы белән баласын кочып торучы ана сыны сурәтләнгән. Яшь әнинең икенче кулында исә – тынычлык символы күгәрчен. Әлеге һәйкәл кешегә гомер бүләк итүче, мәрхәмәт һәм игелек, өмет һәм чиксез мәхәббәт чыганагы булган аналарга мәртәбә, кешелек өчен иң кирәкле нәрсә - тынычлыкка мәдхия билгесе.

–Ана даны паркына нәкъ менә шушы урында нигез салыну очраклы түгел,–диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов тантанада ясаган чыгышында. –Бу тирәдә район үзәгенең иң яшь урамнары. Анда күбесенчә яшь гаиләләр йортлар салып керде. Димәк, балалар да күп. Гаиләләр бәбиләрне күбрәк алып кайтсын, бу парк һәрчак бала-чага белән тулып торсын, һәр хатын-кыз бала биләү, ана булу бәхетенә ирешсен иде.

Бәби табучы аналарны һәм гаиләләрне дәүләтебез дә олылый. Шуның дәлиле буларак, бу бәйрәмдә тагын ике әни ана сертификатына ия булды. Күптән түгел икенче балаларын тапкан Кристина Юрлинага һәм Илүзә Хәсәнҗановага (икесе дә Базарлы Матактан) “капитал” документларын тантаналы төстә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов тапшырды.

Чараның башыннан ахырынача район мәдәният йорты хезмәткәрләре эчтәлекле чыгышлары, мәгънәле җырлары белән бәйрәмчә рух һәм күтәренкелек өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев