Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында үткән атнада ике янгын булган: сарай һәм мунча янган

​​​​​​​Үткән атнада Иске Әнҗерә авылында ике янгын булган.

 13 ноябрьдә кичкырын шәхси хуҗалыкта мунча яна. Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, мунчада ут янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү аркасында чыккан. Мичнең морҗасы төзексез  булып, шуннан очкын бүрәнәләргә капкан. Нәтиҗәдә мунча тулысынча янып беткән.

18 ноябрь кичендә исә терлекләр сараенда ут чыга. Биредә янгынга электр чыбыкларының кыска ялганышы сәбәп булган, ди инспектор. Хуҗалар шактый зур зыян күрә – сарай да, андагы ике сыер терлеге, сарыклар да яна.

Ут бернине аямый шул. Мондый аяныч хәлләргә тарымас өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк, дип искәртә Радис Инсапов. Бигрәк тә мичләргә якканда  сак һәм игътибарлы булу, аларның төзеклеген күз уңында тоту зарур.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев