Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының туган як тарихы музее хезмәткәрләре район энциклопедиясен төзүдә һәркемне актив катнашырга чакыра

С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Зәйдән кунаклар булып киткән.

Алар Карамалы авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан, республиканың төрле төбәкләрендә җаваплы вазыйфалар биләгән, шул исәптән КПСС ның Зәй райкомы беренче секретаре булып эшләгән якташыбыз Җәүдәт Әхмәтҗанов турында район энциклопедиясенә кертү өчен документлар алып кайтканнар. Кунаклар (аларның берсе Җәүдәт Әхмәтҗановның улы) район тарихы һәм музей  белән кызыксынып танышканнар, бигрәк тә космонавтика залын ошатканнар.

Музей хезмәткәрләре кабат әлкилеләргә  мөрәҗәгать итеп, район энциклопедиясе өчен мәгълүматлар туплауда катнашуны сорыйлар. Энциклопедия 100 елга бер тапкыр нәшер ителә. Аны төзүдә һәркайсыбыз өлеш кертсен, киләчәк буыннар тарихны белсен, районыбызның күренекле кешеләре белән горурлансын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев