Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Матбугат көне белән!

Табигатьнең иң ямьле бер мәлендә – бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән, алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәк атып, тирә-юньгә искитмәле хуш исләр тараткан чакта без профессиональ бәйрәмебезне – Матбугат көнен билгеләп үтәбез.

 

19 майда Татарстан матбугаты көнен үткәрү турындагы карар 1998 елда Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән иде. Мат­бугат көне – республикабызда газета-журнал­лар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең – журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме ул.

Бүген без төрле елларда район газетасы редакциясендә һәм типографиясендә эшләгән коллегаларыбызны, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйбыз. Җиңелләрдән булмаган газета чыгару эшендә куйган хезмәтләрегез өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш телибез.

Матбугат көнен без тугрылыклы әбүнәчеләребез белән уртак бәйрәмебез дип саныйбыз. Газетабызга язылуыгыз, аны көтеп алып, кызыксынып һәм яратып укуыгыз, безгә хат-хәбәрләр юллап торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу бергәлек бик озак еллар дәвам итсен иде. Бәйрәм белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев