Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин Яңа Салман мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарам

Мин Яңа Салман мәчете имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарам. Бу эшне бар тырышлыгымны куеп үтәргә тырышам.

 Шуңа шатланам: авыл мәчетен карап, кирәк чакта төзәткәләп торуда ярдәм итүче якташларым аз түгел.

Ә бит, санап китсәң, шактый эшләр башкарылды. Соңгы елларда мәчетнең эче такта (“вагонка”) белән тышланды. Материалларны халыктан кергән акчага сатып алдык, осталарны Базарлы Матактан чакырдык. Бик матур килеп чыкты, хәзер мәчет эче яктырып, җылынып китте.

Көчле җил-давылда мәчетнең манарасы ауган иде, аны да яңабаштан эшләп торгыздык. Авылыбыз егетләре Хәлил белән Хәмит Мингалиевлар, Илшат Зарипов моны күңел биреп, бик оста итеп башкарып чыктылар. Мәчетнең тирә-ягын (500 метр) тимер рәшәткә белән әйләндереп алдык, материалга мәчеткә җыелган хәер акчасын тоттык. Эш коралларын саклау өчен зират янына кечерәк кенә бина төзеп куйдык. Бу эшләрдә әлеге дә баягы Мингалиевлар актив катнашты.

Столбищеда яшүче авылдашыбыз Әмир Сәлахов мәчетебезгә тавыш көчәйткеч җиһазлар алып бирде, аны Газинур Гафиятуллин әйбәтләп көйләп тә куйды. Хәзер  азан тавышы чиста яңгырый, еракка ишетелә.

Язын һәм көзен зиратларда өмә уздырабыз. Ә Корбан гаете алдыннан мәчетебезнең эчен чистартып-юып чыгаралар. Аны авыл җирлеге советы оештыра, хатын-кызлар бик теләп башкара. Моның өчен рәхмәт аларга.

Менә шулай мәчетебезгә кагылышлы эшләрне авылдашлар ярдәменә таянып алып барабыз. Әйе, күп нәрсәләр эшләнде. Әмма безне, авыл картларын борчыган бер мәсьәлә бар: мәчетебезгә юл начар. Шушы 500 мектр арага юл төзетеп  булмас микән дип моннан ике ел элек район җитәкчелегенә мөрәҗәгать юллаган идек. Сабырлык белән көтәбез әле, бәлки вәгъдәсе җитеп, мәчетебезгә чаклы юл төзелер.

Менә 14 ел инде мин имам-хатыйб булып торам. Яшем 80 гә якынлашканда бу эшләрне башлап һҗм ахырына җиткерү, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма  Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирер дип шатланып һәм тыныч күңел белән яшим. Теләгем – мәчетебез бер дә буш тормасын иде, иманыбызны ныгытып, коръән –кәрим кушкан юлда булсакчы.

Марат Хәйруллин,

Яңа Салман мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев