Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Александр Никошин котлавы

​​​​​​​Кадерле хатын-кызлар! Сөекле әниләр!

 

Аерата җылылык һәм наз белән сугарылган, дулкынландыргыч бәйрәм – Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм сезне.

Календарьда барлыкка килү белән, бу дата һәркем өчен якын һәм кадерле бәйрәмгә әверелде. Иң якын һәм кадерле кешеләребез – әниләребез алдында без чиксез бурычлы. Әниләрнең олы йөрәге, ару-талуны белмәс куллары, назлы сүзләре безгә балачакта гына түгел, һәрвакыт кирәк. Нинди яшьтә булсак та, үзебезне күптән инде мөстәкыйль дип санасак та, әниләребез безне гел кайгыртып яшиләр. Ана мәхәббәтеннән дә яктырак, көчлерәк, олырак хис юктыр. Ул безне яшәтә һәм саклый, яңа эш һәм казанышларга рухландыра.

Кадерле әниләр! Ихлас кайгыртуыгыз, һәрдаим ярдәм итәргә әзер булуыгыз, зирәклегегез, ярату тулы йөрәгегез һәм күңел җылыгыз өчен рәхмәт сезгә! Изге ана бурычыгызны фидакарьләрчә үтәвегез белән бергә, сез  районыбызның барлык тармакларында тырышып хезмәт итәсез, туган төбәгебез үсешенә зур өлеш кертәсез.

Бәйрәм белән тәбрикләп, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар телим. Тормышыгызда сөенечле һәм якты көннәр күбрәк булсын, балаларыгыз гел шатландырып торсын. Өегездә иминлек, бәхет хөкем сөрсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев