Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә. Ел саен асфальт юллар салына, тротуарлар ясала, ял парклары булдырылды

719 нчы Базарлы Матак сайлау участогы Нәби Дәүли исемендәге гимназия бинасында урнашкан.

  Биредә күңелле музыка яңгырап тора,  килүчеләрне фойеда уку йорты хезмәткәрләре каршылап, коймак белән кайнар чәй эчеп алырга тәкъдим итәләр.

Халык тавыш бирергә өзлексез килеп тора.

–Кешеләр узган елгы референдумга караганда күпкә активрак,–ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алия Шәфиева. –Иртәнге 9 га 104 кеше тавыш бирде инде. (Ә сәгать 12 гә участоктагы барлык сайлаучыларның 51 проценты үз фикерләрен белдерде. Авт.)

Әнә ирле-хатынлы Әхәт һәм Сәвия Нотфуллиннар,бюллетеньнәрен урнага төшереп, ишеккә юнәлделәр. Алардан көннең төп темасы турында сораштырабыз.

–Район үзәге күзгә күренеп үзгәрә. Ел саен асфальт юллар салына, тротуарлар ясала, ял парклары булдырылды,–диләр алар. –Ә үзара салым, белгәнебезчә, юллар челтәрен ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, зиратларны төзекләндерүгә тотыла бит. Җыеп әйткәндә, барысы да авылда тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә. Шуңа без референдумга чыгарылган мәсьәләне яклап тавыш бирдек.

Әле генә тавыш биргән Гөлсирә Әхмәтшина, Марат Хәлилов, Фоат һәм Рәмзия Билаловлар да аларны хуплый.

–Яшәү шартлары әйбәт инде хәзер – газы, суы өйдә, юллар да яхшы. Еллар гына тыныч булсын,–диләр.

Безнең кечкенә блиц-сораштыруга килеп кушылып, “Алексеевскдорстрой”ның район участогы яшь инженеры Илнар Камалов, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Илүзә Хәбирова да  үзара салымга уңай карауларын белдерделәр.

Чыннан да, Базарлы Матак җирлегендә билгеләнгән 540 сум (бер кешедән) үзара салым әллә ни зур акча түгел бит. Ә инде бөтен ил белән җыйгач, шуңа дүртләтә арттырылган дәүләт субсидиясе дә өстәлгәч, саллы сумма килеп чыга. Моңа инде тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртырлык байтак эшләр башкарырга була.  

Шуны  билгеләп үтәргә кирәк, бу  сайлау участогында тавыш бирү һәрчак бик яхшы оештырыла. Референдумга да җентекләп әзерләнделәр. Аның тәртибе, үзенчәлекләре хакында алдан ук хәбәр итеп, халык арасында аңлату эшләре алып барылды. Үзара салым акчаларының нинди максатларда  файдаланылуы турында кешеләр тулы мәгълүмат алды. Тавыш бирүнең биредә аеруча зур җанлылык белән баруы шуңа да бәйледер.

Референдумда күзәтүчеләр дә эшләде. “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Лидия Чуманова һәм “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусыннан Фәридә Яруллина, шулай ук полиция хезмәткәре Руслан Галләмов участокта тавыш бирүдә бернинди закон бозулар күзәтелмәвен әйттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев