Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Соңгы сайлаучыны участок ябылырга 10 минут кала кабул иттек”,–диде Юлия Шатунова

721 нче сайлау участогы Борискино һәм Садиково авылларын берләштерә.

  Референдум көнендә участокка килүчеләрне күңелле музыка каршы алды, һавага тәмле белен исе таралган. Исәнләшкәч, килүчеләрнең беренче әйткәне “Бәйрәм белән!” булды.

 

 

Иртәдән участокка төркем-төркем халык агылды. Сайлау комиссиясе рәисе Юлия Шатунова белән төш алдыннан сөйләштек. Аның әйтүенчә, исемлекләргә барлыгы 398 кеше кертелгән булса, шуларның 246 сы инде тавыш биреп тә өлгергән. Ә бу бит барлык сайлаучыларның 64 проценты дигән сүз.

Ә менә төштән соң кешеләрнең активлыгы бераз кими төшкән. Без сайлау участогын закон таләп иткәнчә 20.00 сәгатькә кадәр ачык тоттык. Соңгы сайлаучыны участок ябылырга 10 минут кала кабул иттек”,–диде Юлия Шатунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев