Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ремонт эшләрен 1 июньгә төгәлләү бурычы куелган. ФОТО

Узган ел азагында республиканың сигез районында бала тудыру бүлекләре ябылды.

Бездә район җитәкчелеге әлеге бүлекне саклап кына калмыйча, бинасын капиталь ремонтлату җаен да таба алды.
Тудыру бүлеген төзекләндерүгә республикадан 40 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеге бинасы ике катлы итеп төзелеп, 1997 елда ачылган иде. Бинаның беренче катын башта гинекология бүлеге биләсә, тора-бара анда стоматология бүлеге урнашты.
Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе шактый яңарыш кичерде. Хирургия бүлегенә, аннан соң өч катлы терапия бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалды. Узган ел поликлиника бинасы яңартылды, аңа өстәп балалар консультациясе өчен янкорма төзелде. Хастаханәдә халык күптәннән көткән модульле патологоанатомия бинасы файдалануга тапшырылды. Инде менә бәби тудыру бүлегендә капиталь ремонт башланды.
Төзекләндерү эшләрен "Стройдорсервис" җәмгыяте башкара. Ремонтка 1 февральдә тотындылар. Башта төзүчеләр бинаның түбәсен өр-яңадан яптылар. Шул ук вакытта стеналары да керамогранит белән зәвыклы итеп тышланды. Болар белән беррәттән бер бригада эчке сүтү эшләренә, ягъни демонтажга кереште.
Ремонт башланганга ике айдан артык вакыт узды. Шушы көннәрдә без хастаханәдә булып, төзүчеләрнең эшләре белән якыннанрак танышып кайттык.
Төзекләндерү эшләре белән биредә мастер Альберт Сәгыйров җитәкчелек итә. Аның өчен Әлки районы ят түгел - әти-әнисе Иске Чаллы авылыннан икән. Альберт эшне бөтен җаны-тәне белән бирелеп, сыйфатлы итеп башкара, төзүчеләрдән дә шуны таләп итә. Мастер бер уңайдан район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә дә рәхмәтләрен белдерә:
-Баш табиб Светлана Одушкина көнгә берничә мәртәбә безнең янда булып, эшләрнең барышы белән кызыксына. Күп мәсьәләне киңәшләшеп бергә хәл итеп эшлибез. Димәк, ремонт төгәлләнгәч ризасызлыкларга җирлек калмаска тиеш,-ди ул.
Бүген инде бинаның эчке бизәү эшләре башкарыла. Урам якта исә бина тирәли отмостка ясыйсы һәм керү юлларын төзисе калган. Эчтә дә башкарылган эшләр шактый күренә. Барлык тәрәзәләр дә яңага алыштырылып, аларның яңаклары ясалып бетеп килә. Җылылык системасы, суүткәргечләр, канализация тулысынча яңартылган.
Төзүчеләр хәзер плитка ябыштыру белән шөгыльләнәләр. Идәннәр тигезләнгән, анда да плиткалар тезә башлаячаклар. Барлык бүлмәләр, коридорлар гипслы картон белән тышланган. Инде анда шпаклевка эшләренә керешкәннәр.
Бинаның беренче һәм икенче катларында эшләр кайнап тора. Биредә берьюлы 30 төзүче хезмәттә. Аларның күпчелеге зур тәҗрибәгә ия осталар. Әйтик, Михаил Ещев бригадасы җылылык, су һәм канализация системаларын сыйфатлы итеп эшләгән. Вентиляция юлларын Виталий Шеланов һәм Дмитрий Егин ясый. Биш кешедән торган Виктор Ушаков бригадасы идәннәрне әйбәтләп тигезләп чыккан.
Төзүчеләргә ремонт эшләрен 1 июньгә тулысынча төгәлләү бурычы куелган. Альберт Сәгыйров исә, эшләр шулай җайлы барса, 20 майга ук бинаны файдалануга тапшыра алачакбыз, дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев