Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидә бүген муниципаль район советының узган елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм алда торган бурычларга багышланган утырышы булды

Бүген, 16 февральдә, Әлки муниципаль район советының узган ел йомгакларына багышланган утырышы булды.

Аның эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Сессия башланганчы район башлыгы Александр Никошин Рөстәм Нигъмәтуллинга "Хузангай" җәмгыяте производство базасын күрсәтте. Республика җитәкчесе биредә көнбагыш мае ясау цехын зур кызыксыну белән карады. Янәшәдәге ярмалар ярдыру һәм аларны капларга тутыру эшләре Рөстәм Нигъмәтуллинга аеруча ошады. Аның әйтүенчә, быелгыдай бөртеклеләргә, шул исәптән ярма культураларына бәяләр түбән тәгәрәгәндә үзең җитештергәнне үзең эшкәртеп сәүдә нокталарына озату хезмәтне оештыруның иң дөрес юлы.

Аннан Премьер-министр урынбасарын "Хузангай"дагы мөгезле эре терлекләр симертү һәм савым комплексы эше белән таныштырдылар. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов соңгы елларда үзләренең терлекчелек юнәлешендәге шактый уңышлы эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Түбән Әлки авылында исә Рөстәм Нигъмәтуллинга бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның җитештерү, эшкәртү, ремонтлау цехларын күрсәттеләр. Монда 100 гә якын кеше үзенә даими эш урыны тапкан. Алар өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырылган.

Сессия үтәсе район мәдәният йорты каршында исә иң яңа төр авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган иде. Шунда ук махсус араннарда Әлки җирендә үрчетелә торган татар атлары, нәселле кәҗәләр, сарыклар, безнең як өчен ятрак булган йорт кошлары да урын алган. Рөстәм Нигъмәтуллин боларны кызыксынып карады.

Ә мәдәният йорты фойесында районда эшләп килүче хәрби-патриотик, экологик, робот техникасы клубларында шөгыльләнүче укучылар үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Биредә шулай ук якташыбыз, Татарстанның атказанган рәссамы Радик Минһаҗевның картиналарыннан зур күргәзмә урын алган иде.

Сессиядә район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин "Районның 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" доклад белән чыгыш ясады.

Доклад буенча фикер алышуларда Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев чыгышлары тыңланды.

Республиканың икътисадый һәм социаль үсеше турында утырышта катнашучылар алдында Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. Ул районыбызның терлекчелек тармагында тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында хезмәт хакларының башка районнар белән чагыштырганда түбән булуы уйланырга җирлек тудыра, диде ул.

Аннан соң бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев