Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районы кызлары Мәскәүдән җиңү алып кайттылар. ФОТО

Базарлы Матак мәктәбенең "Чудаки" экология отряды Мәскәүдә үткән Бөтенроссия конкурсында җиңү яулап кайттылар.

Мәктәпнең биология укытучысы Гүзәл Гаязова җитәкләгән отрядны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады.
Мәскәүгә барганчы укучылар ел дәвамында экология буенча үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып килгәннәр, яңа проектлар эшләгәннәр. Шулай итеп Татарстан мәктәпләренең экологик отрядлары арасында иң яхшы биш отряд исемлегенә керә алганнар һәм Мәскәүдә Татарстан данын яклау хокукына ия булганнар.
Россия башкаласында исә илнең 59 төбәгеннән 68 отряд көч сынаша, конкурста барлыгы 400 бала катнаша. Сайлап алу турыннан соң конкурс шартлары һәм биремнәре катлаулана. Әйтик, безнең кызларга көнкүреш калдыкларыннан кабат файдаланырлык берәр нәрсә ясау бурычы куела. Кызлар иске автомобиль шинасын кисеп, буяп аккош сыны ясыйлар жюри әгъзаларын гаҗәпкә калдыралар. Кызлар-кызлар инде, аптырап тормыйлар, полиэтилен калдыкларыннан модалы күлмәк тә "тегеп" киеп күрсәтәләр. Нәтиҗәдә конкурста катнашкан 17 отряд төрле номинацияләрдә җиңү яулый, ә безнекеләргә "Уңыш. Имидж. Алга барыш" номинациясе буенча беренче урын бирәләр.
Гүзәл Гаязова әлеге зур җиңүдә Базарлы Матак мәктәбенең башка бик күп укучыларының да өлеше зур дип саный. "Чудаки" отряды 14 укучыдан гына торса да, аның эшчәнлегендә башка балалар да катнаша икән. Шулай ук кызларга технология укытучысы Фәүзия Гарипова һәм рәсем укытучысы Эльмира Монадиева да булыша.
Укучыларга Бөтенроссия конкурсында катнашу мөмкинлеге тудырганнары, моның белән бәйле чыгымнарны үз өсләренә алганнары өчен район башлыгы Александр Никошинга һәм мәктәп директоры Луиза Абдрахмановага рәхмәт әйтә Гүзәл Гаязова. Чынлап та, мондый ярдәм булмаса, безнең отряд үзен шулай күрсәтә алмас иде.
Укучыларга бүләкләр тапшырганда Илнур Юсупов болай диде:
-Соңгы елларда әйләнә-тирә мохитне саклауга игътибар артты. Бу дөрес тә, чөнки табигать байлыкларын һәрьяклап саклау һәм арттыру һәр буынның изге бурычы ул. Яшь экологлар буларак сез олыларга да үрнәк, шушы юнәлештә эшләү өчен этәргеч бирәсез. Сезне зур җиңүегез белән тәбриклим, киләчәктә дә уңышлар телим.
Мәскәүдә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган кызларыбыз Илүзә Гарипова, Ләйсән Насыйбуллина, Зилә Гаязова, Алсу Галләмованың кулларын кысып бүләкләр һәм диплом тапшырдылар. Билгеле, яшь экологларның канәгать һәм шат булуы йөзләренә чыккан иде. Шулай булмыйча, алар бит конкурста җиңү өстенә Россия башкаласын күреп кайттылар. Кызлар әйтүенчә, аларга Кызыл мәйдан, чал Кремль, Мәскәү дәүләт университеты, Россия Дәүләт Думасы биналары, башкаланың тарихи өлешләре бик ошаган.
Рәсемнәрне безнең alki-rt.ru сайтында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев