Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туенда читтән кайткан көрәшчеләр аерым ярышачак. ФОТО

Июльнең беренче көнендә үтәчәк район Сабан туена аз гына вакыт калып бара.

Инде туганнар, танышлар очраганда шул турыда сүз кузгата башладылар: Сабантуйга барасызмы, кунаклар көтәсезме? Быелгы Сабантуйның ничегрәк үтәсе, нинди яңа төсмерләр белән баетыласы турында сорашучылар да юк түгел. Аларга җавап итеп без укучыларыбыз игътибарына Сабантуй комиссиясе рәисе Рәшит Билалов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
-Билгеле булганча, Татарстан Президенты Указы нигезендә республика районнарында милли бәйрәмебезне үткәрү 1 июльгә билгеләнде. Гадәтләнгән вакыттан бер ай соңрак. Моның сәбәбе - бәйрәм вакытының ураза аена туры килүе.
Бөтенхалык бәйрәменең июльгә калдырылуы безнең өчен әйбәт тә әле, чөнки әзерләнү өчен вакыт күбрәк булды. Айга якын инде оештыру комиссиясе Сабантуй булачак мәйданда әзерлек эшләре алып бара.
-Рәшит Әбрарович, быелгы милли бәйрәмебездә безне нинди яңалыклар көтә?
-Сабантуйның традицион өлешен, билгеле, үзгәртмичә саклап киләбез. Язгы кыр эшләрендә катнашкан уңганнарны, алдынгы терлекчеләрне, оешма-учреждениеләрнең һөнәр осталарын төп мәйданга чакырып бүләкләрбез. Елдагыча Сабантуйның күрке булып торган халык уеннарына, спорт ярышларына да урын һәм вакыт билгеләнгән. Сабантуйның йөзек кашы, иң кайнар ноктасы - көрәш. Күпләр Сабантуйга нәкъ менә татарның горурлыгы булган шушы ярышларны карарга, батырларны данларга дип килә бит. Менә шул ярышларда бер үзенчәлек булачак: читтән кайт-кан көрәшчеләрне үзебезнекеләрдән аерым ярыштырачакбыз. Чөнки кунаклар арасында еш кына көрәш белән һөнәр дәрәҗәсендә, даими шөгыльләнүчеләр була. Билгеле, безнең һәвәскәр спортчыларны аларга каршы чыгару бик үк гадел түгел. Көрәштә катнашучыларны саллы бүләкләр көтә. Мәйдан түренә чыгып көчен күрсәтергә теләгән дусларыгызны, туганнарыгызны район Сабан туена чакырыгыз. Ә балаларны һәм яшүсмерләрне алдагы еллардагыча иртәгә Сабантуй буласы кичтә көрәштерәчәкбез. Яшь спортчыларның иң көчлеләре Сабантуй мәданында үзен күрсәтәчәк.
-Татарстанның барлык районнарында диярлек Сабантуй бер көндә үтә, димәк, күршеләрдән ат чабышына килүчеләр аз булачак?
-Чынлап та, башка еллардагыдан азрак булырга мөмкин аларның саны. Тик без быел үзебезнең атларны күбрәк ярыштырырга телибез. Һәр авыл җирлегеннән ким дигәндә бер ат әзерләргә дигән бурыч куйдык. Ат чабышлары да Сабантуйның матур бер бизәге бит. Аларда катнашу мөмкинлеге булган һәркемне чакырабыз. Җайдак һәм атларның нинди урын алуларына карамастан, берсен дә бүләксез калдырмаячакбыз.
-Рәшит Әбрарович, соңгы елларда Сабан туенда нечкә канаттан йөрүче спортчылар күренгәли, быел алар безнең бәйрәмгә киләчәкме?
-Әйе, чакырдык, һәм канатта йөрүче акробатлар бәйрәмебездә катнашырга вәгъдә иттеләр.
-Халкыбызның яраткан бәйрәме алдыннан әлкилеләргә җиткерәсе теләк-фикерләрегез дә бардыр…
-Теләгем бер: көтеп алынган бәйрәмне матур итеп, хәвеф-хәтәрсез үткәрәсе иде. Һәр авылда бу көнне кизү торучылар билгеләргә кирәк. Шулай ук су тутырылган цистерналар әзерләү сорала, бусы инде янгыннан саклану чарасы буларак мөһим. Һәрберебез Сабантуйга кунаклар көтә, хуҗабикәләр өйләрне, хуҗалар йорт тирәләрен җыештыра. Кунаклар алдында уңайсыз булмасын өчен авылларыбызда тәртип урнаштырыйк, урамнар, тыкрыклар чис-та булсын, күл-елгалар ярлары да игътибардан читтә калмасын. Биек булып үскән үлән, анда-монда таралып яткан чүп-чар безнең дәрәҗәне генә төшерә. Шуңа күрә 1 июльгә кадәр авылларны, юл буйларын тагын бер тапкыр җыештырып алырга тиешбез. Халкыбызның милли бәйрәме истә калырлык булып үтсен, барыбызны да сөендерсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев