Язгы-җәйге чорда ут-күз чыгу куркынычы арту сәбәпле, 25 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителә.
Махсус режим чорында кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук урманнар яну куркынычы булган торак пунктларда, урманнар янәшәсендәге балалар савыктыру лагерьларында һәм ачык территорияләрдә, торфлы участокларда ачык утта (учакларда, мангалларда) ризык әзерләү, 1-3 класс хәвефле пиротехника эшләнмәләре куллану рөхсәт ителми.
Нет комментариев